Без, кѳчлеләр, кѳчсезләрнең йѳкләрен күтәреп йѳрергә тиеш, һәм без үз-үзебезгә ярарга тиеш түгел.
Безнең һәрберебез, якыныбызның иманын ныгыту ѳчен, аңа яхшы булсын дип, аңа ярарга тырышырга тиеш.
Һичкем үзенә файдалыны түгел, бәлки башкаларга файдалыны эзләсен.
Мин дә үз файдама түгел, бәлки, күпләр котылсын ѳчен, алар файдасына һәркемгә һәрнәрсәдә ярарга тырышам бит.