Аллаһы йорты белән потлар арасында нинди уртаклык бар? Ә бит без – тере Аллаһы йорты; ә Аллаһы болай дигән: «Араларында торачакмын һәм йѳриячәкмен Һәм аларның Аллаһысы булачакмын, Ә алар Минем халкым булачак».
һәм үзегез дә тере ташлар кебек рухи йорт булып тѳзелегез. Шулай итеп, Гайсә Мәсих аша Аллаһыга мәгъкуль дѳньяви булмаган корбаннар китерүче изге руханилар булырсыз.