Чѳнки Яхшы хәбәр Аллаһының кешеләрне иман аша һәм бары тик иман аша гына хак санавын ача. Изге язмада язылганча: «Аллаһы тарафыннан иман аша акланган кеше яшәячәк».
Әмма хәзер Аллаһының кешене Муса кануныннан бәйсез рәвештә хак санавы күренде. Бу турыда канун һәм пәйгамбәрләр шаһитлек итә.